8нче февраль көнне Балтач районы Россия эчке эшләр министрлыгының өлкән инспекторы, полиция майоры Ләйсән Шакирова Балтач гимназиясенең 9-11нче сыйныф укучылары белән очрашты.
Үзенең тормыш юлына багышланган сөйләмен полиция хезмәте турында дәвам итте. Бу һөнәрнең бөтен тискәре һәм уңай якларын санап чыкты. Эш графигы, хезмәт хакы, утлы коралны кайсы очракта кулланырга мөмкин темалары укучыларда чиксез кызыксыну уятты. Укучыларга төпле киңәшләрен биреп, полиция хезмәткәрләре сафында көтеп калуын белдерде Ләйсән Маратовна.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев