Казан шәһәрендә рус мәктәпләрендә укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау туры үткәрелде
2-4 февральдә Казан шәһәрендә рус мәктәпләрендә укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау туры үткәрелде.

Район мәктәпләреннән 7 укучы катнашып, алар барысы да республика призерлары дипломнарына ия булдылар. Менә алар:
– Балтач урта мәктәбенең 5 нче сыйныфы укучысы Азалия Мөхәммәтгалиева (укытучысы Хәйруллина Г. И.);
– Балтач гимназиясенең 7 нче сыйныфы укучысы Лилия Гарифуллина (укытучысы Габделганиева Ч. М.);
– Балтач мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Диана Кәримова (укытучысы Хәйруллина Г. И.);
– Балтач мәктәбенең 9 нчы сыйныфы укучысы Зилә Гайсина (укытучысы Шакирҗанова Р. Р.);
– Урта Көшкәт мәктәбенең 11 нче сыйныфы укучысы Әдилә Нурмөхәммәтова ( укытучысы Васильева Г. Ф.);
– Балтач гимназиясенең 11 нче сыйныфы укучысы Лилия Мәхмүтова (укытучысы Әхмәтова Р.Ш);
– Балтач мәктәбенең 11 нче сыйныфы укучысы Ләйсән Котдусова (укытучысы Нигъмәтуллина Т. Х.).
Кызларны һәм аларны олимпиадага әзерләгән укытучыларын зур уңышлары белән котлыйбыз!
Фидания Сабирова,
мәгариф идарәсе методисты.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев