Балтач мәктәбендә ярминкә
Мәгариф

Балтач мәктәбендә ярминкә

29 октябрь көнне Балтач урта мәктәбендә ярминкә булачак.

Мәктәп коллетивы ел саен матур гадәт буенча ярминкә уздыра. Алдагы елларда әлеге чара яз көне үтә иде. Быел исә көз көне үткәрергә булганнар.
- Муллык чоры бит. Шуңа да быел көз айларында үткәрергә булдык. Сатып алучылар саны да елдан-ел арта. Әти-әниләр дә бу эшкә бик теләп ярдәм итә. Укучылар да бу чараны бик көтеп ала, - ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова.
Ярминкә 29 октябрь көнне башлангыч класслар ягында - 11.00, ә зурлар ягында 12.00 сәгатьләрдә башлана. Рәхим итегез!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


250

Нет комментариев