Балтач урта мәктәбенең 3 б сыйныфы укучылары Габдулла Тукайның музей-комплексына сәяхәт кылды.
Арча районында урнашкан Тукай-Кырлай авылына бардылар. Анда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның музей-комплексында булдылар.
– Әдәби китаплардан алган мәгълүматлардан тыш, Тукай абыебызның тормышы, иҗаты белән таныштык. Ул тоткан китаплар, үзе язган язмалар, газеталар, ул йөргән сукмаклар һәм ул яшәгән нигезне күрдек. Экскурсовод апа аңа багышлап ясалган рәсемнәр, картиналарны иҗат итүчеләр турында да сөйләде. Безгә сәяхәт бик ошады. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак диләр. Сәяхәттән алган тәэсирләр күңелләребездә озак сакланыр әле. Истәлек өчен фотога да төштек. Сәяхәтне оештырган сыйныф җитәкчебез Фәридә Раифовна Низамовага, мәктәп дирекциясенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез, – диләр укучылар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев