Балтач урта мәктәбе укучылары балалар бакчасында нишләгән?
Мәгариф

Балтач урта мәктәбе укучылары балалар бакчасында нишләгән?

20 декабрь көнне Балтачның беренче номерлы балалар бакчасында Балтач урта мәктәбенең 4а сыйныфы укучылары кунак булды.

Алар балаларга "7 кәҗә бәтие һәм бүре" әкиятен сәхнәләштерделәр. Очрашу югары дәрәңәдә үтте. Бакчабызның мөдире Гелүсә Хәмит кызы балаларга һәм җитәкчеләре Римма Саидовнага рәхмәт сүзләре әйтеп, балаларга бүләкләр таратты.

Алинә Хәлиуллина

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


балалар бакчасы

Нет комментариев