Балтачның әти-әниләре дә ЕГЭга әзерләнә
Мәгариф

Балтачның әти-әниләре дә ЕГЭга әзерләнә

Район мәгариф идәрәсе бинасында 11нче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен “Баланың киләчәге – минем киләчәк” дип исемләнгән психологик тренинг үткәрелде.

Тренингны мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юныс кызы Зәкиева һәм психологик-педагогик бүлек хезмәткәрләре Гүзәл Закирова, Алсу Идрисова оештырды. Чараның төп максаты – газиз балаларның профессия сайлауларында ата-аналарның ярдәме һәм булган ялгышлыкларны кисәтү. 2 сәгатькә якын барган чара бик эшлекле формада үтте, һәрбер катнашучы уңай фикерен белдерде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


тренинг

Нет комментариев