Балтачта  кабат йолдызлар кабынды (+фоторепортаж)
Мәгариф

Балтачта  кабат йолдызлар кабынды (+фоторепортаж)

Кичә мәдәният үзәгендә “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең район турында катнашкан йолдызчыкларың гала-концерты булды.

Ике көн дәвам итәсе программаның тәүге көне  югары дәрәҗәдә узды. Балачакның үзе төсле ихлас, самими мизгелләр бүләк итте балаларыбыз. Ике сәгатькә якын вакытның узганы сизелмәде дә. Кече яшьтән үк сәхнәнең тәмен белгән балаларга, сабыйларга сокланып утырдык. Аларның һәр номерны җиренә җиткереп, ихластан  башкаруларына гаҗәпләндек.

Бүген исә гала-концертның икенче көне. Хөрмәтле укучыларыбыз, сезне 18.00 сәгатьтә район мәдәният үзәгендә көтеп калабыз.

Автор фотолары

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев