Блтачта мәгариф оешмаларының саны күпмегә җиткән
Мәгариф

Блтачта мәгариф оешмаларының саны күпмегә җиткән

Яңа уку елы мәгариф оешмаларының саны буенча үзгәрешсез башлана

Яңа уку елы мәгариф оешмаларының саны буенча үзгәрешсез башлана: бүгенге көндә дә 22 балалар бакчасы, 16 башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, 7 төп мәктәп, 14 урта мәктәп, шул исәптән 1 күппрофильле лицей, 2 гимназия, һәм 1 өстәмә белем бирү оешмасы игелекле хезмәттә. 2018-2019 нчы уку елында 3670 укучы белем алыр дип көтелә. Беренче сыйныфларга 416 укучы керә.

Мәгариф оешмаларында барлыгы 1469 кеше эшли. Шуның 911е педагогик кадрлар: 655е – укытучы, 199е – тәрбияче, 34е – өстәмә белем бирү педагогы, 23е – методист. Барлык педагогик хезмәткәрләрнең 79,69 проценты категориягә ия: 23,8 проценты – югары категорияле, 76,17 проценты беренче категорияле.

 

Баш мөхәррир фотосы.


Уку елына хәзерек

Нет комментариев