Бөрбаш урта мәктәбендә бик матур традиция яши. Анда укучы һәр бала сайрар кошларны матур оялар ясап каршы ала.
Бу 2011 елдан башланган иде, быел да бик матур узды. Ел саен йөздән артык ояга ия була кошларыбыз.
Димәк, без 800дән артык оя куйганбыз инде. Шәмәрдән, Бөрбаш урманнарында, машина-трактор паркында без куйган ояларда сыерчыклар язгы көйләрен суза. Алар җырына кушылып, механизаторлар язгы чәчүгә әзерләнә.
Бөрбаш урта мәктәбе
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев