Геройлар аллеясыннан - китапханәгә (+фоторепортаж)
Мәгариф

Геройлар аллеясыннан - китапханәгә (+фоторепортаж)

-Балтач урта мәктәбенең 1"А" сыйныф укучылары дәрестән тыш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрә, - ди укытучы апалары Ләйсән Сафиуллина.

 - Озынайтылган көн тәрбиячесе Лилия Мөбарәковна белән алар шушы көннәрдә Геройлар Аллеясында булып, районыбыз Геройлары белән таныштылар. Аннан соң үзәк китапханәдә кызыклы очрашуда булдылар. Китапханәче апалар аларга Н. Исәнбәтнең 120 еллык юбилее уңаеннан бик күп мәгълүмат бирделәр. Укучылар бик канәгать калган иде.


Нет комментариев