Гимназия укучылары слесарь һөнәрен үзләштерә
Мәгариф

Гимназия укучылары слесарь һөнәрен үзләштерә

24нче октябрь көнне гимназиянең 8нче б сыйныфы укучылары автосервисларда эшләүчеләр хезмәте белән таныштылар.

Мәктәп укучыларына һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү максатыннан, Балтач гимназиясендә һәр ай саен һөнәри осталык дәресләре үткәрелә. Бу юлы укучылар автосервисларда эшләүчеләр хезмәте белән танышты. Малайлар оешмада эшләүчеләрнең күпме хезмәт башкаруларын күреп,егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз икәнлегенә инандылар. Алар машиналарга ремонт ясау турында бик кызыксынып тыңладылар.
Илнар һәм Булат абыйлары машина тәгәрмәчләрен алыштырып, тигезлеген көйләп күрсәткән мастер-класс укучылар күңелендә озак сакланыр.
Нурсөя Идрисова

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


250

Нет комментариев