Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

Без социаль челтәрләрдә

  • ВК
  • ВК
  • ОК
  • Дзен
  • Youtube
  • RuTube
  • МАКС
Баш бит Видео Соңгы яңалыклар Азьлане Реклама Редакция Подписка Безнең тарих
Баш бит Видео Соңгы яңалыклар Азьлане Реклама Редакция Подписка Безнең тарих
  • ВК
  • ВК
  • ОК
  • Дзен
  • Youtube
  • RuTube
  • МАКС
Илсур Һадиуллин: «Укытучылар аттестацияне яңача узачак. Бу уку елыннан мәктәпләр рейтингы бетерелә»
Мәгариф

Илсур Һадиуллин: «Укытучылар аттестацияне яңача узачак. Бу уку елыннан мәктәпләр рейтингы бетерелә»

10 декабрь 2018 - 18:41 Автор:

Автор

3677

Берәүгә дә сер түгел, уртача укыган балаларны укытучылар 9 дан соң, 10 нчы сыйныфка аласылары килми иде. Чөнки алар БДИны начар бирсә, мәктәпнең рейтингы түбән тәгәри.

Илсур Һадиуллин: «Укытучылар аттестацияне яңача узачак. Бу уку елыннан мәктәпләр рейтингы бетерелә»
  • Илсур Һадиуллин: «Укытучылар аттестацияне яңача узачак. Бу уку елыннан мәктәпләр рейтингы бетерелә»
#

4 декабрьдә “Татмедиа” АҖнең брифинглар залында “Мәгариф” журналының редколлегия утырышы узды. Аның эшендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин катнашты.

Р. Фаизова фотолары

Р. Фаизова фотолары

Бер гасырдан артык тарихы булган, мөгаллимнәр өчен өстәл китабы урынына кулланылган, заманында 25 меңнән артык тираж җыйган легендар басманы бүгенге көндә дә абруйлы һәм популяр булсын өчен ничек нәшер итәргә, эчтәлеген ничек баетырга, нинди темаларга өстенлек бирергә? Редколлегия утырышында катнашучы һәркем саллы-саллы фикерләр әйтте, кирәкле һәм урынлы тәкъдимнәр кертте. Илсур Гәрәй улы үзенең чыгышын бүгенге мәгариф системасының гомуми хәленнән башлады.

  • Мәгариф системасы иң авыр чорларның берсен кичерә, – диде ул. – Журнал битләрендә укытучыларга, мәктәп директорларына хокукый ярдәм күрсәтә алырлык язмалар урын алырга тиеш. Шулай ук “Әйтер сүзем бар” дигән рубрика ачылса, бик әйбәт булыр. Анда бүгенге мәгариф турында юристларның, язучыларның, хакимият вәкилләренең, шулай ук укытучыларның, ата-аналарның фикере басылса, отышлы булачак.

DSC06087

Соңгы арада укытучыларны аттестацияләү, анда кертеләчәк яңалыклар турында ил күләмендә бәхәсләр, фикер алышулар күп булды. Илсур Һадиуллин әлеге теманы шулай ук читләтеп үтмәде.

  • Безнең республикада берничә фән укытучылары ил күләмендә уздырылган яңача аттестацияне аппробацияләүдә катнашты. Әле аппробация алдыннан укытучыларны кыскартачаклар икән дигән сүзләр дә йөрде. Тагын бер кат искәртеп әйтәсем килә: әлеге аттестацияләү нәтиҗәләре буенча бернинди кыскартулар да булмаячак. Без бары тик 2020 нче елда гамәлгә керәчәк яңача аттестацияләүне генә сынап карыйбыз. Горурланып әйтә алам, әлеге аттестацияләүгә безнең тарафтан тәкъдим ителгән фикерләргә дә Мәскәү колак салды. Мәсәлән, шул ук видеодәресләр буенча. Беренчедән, аларны сыйфатлы итеп төшерергә белгечен, аппаратурасын табарга кирәк. Икенчедән, бер видеодәрескә карап кына укытучының тиешле дәрәҗәдә укыту-укытмавын билгеләү мөмкин түгел. Югары квалификация алу өчен, мәктәпне тәмамлаган укучының фикерен алу да дөрес түгел иде. Көчкә-көчкә өчкә мәктәпне тәмамлаган укучы укытучы турында нәрсә әйтә алсын?.. Хәзерге аттестациядән менә бу пунктлар төшереп калдырылды. Республика укытучылары өчен тагын бер куанычлы яңалык: аларга хәзер аттестация узу өчен Казанга килеп, озын-озын чиратлар торырга кирәкми. Барысын да район мәгариф идарәләре эшләячәк.

DSC06073

Быелгы уку елыннан республика мәктәпләре арасындагы рейтинг бетерелде. Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары әлеге сорауга да ачыклык кертте.

  • Берәүгә дә сер түгел, уртача укыган балаларны укытучылар 9 дан соң, 10 нчы сыйныфка аласылары килми иде. Чөнки алар БДИны начар бирсә, мәктәпнең рейтингы түбән тәгәри. Шул сәбәпле, безнең авыл, бигрәк тә татар мәктәпләре төп яки башлангычка калып бармый микән?! – диде Илсур Һадиуллин, ачынып.
 
Автор: Раушания ХӨСНЕТДИНОВА
magarif-uku.ru

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


аттестация

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Поделитесь с друзьями

Нет комментариев

  • Эдуард Нагуманов: Соцпакетка компенсация акчасына шешкә каршы препарат сатып алып булмый

    Эдуард Нагуманов: Соцпакетка компенсация акчасына шешкә каршы препарат сатып алып булмый

  • Казанда иң югары түләнә торган һөнәрләр аталды

    Казанда иң югары түләнә торган һөнәрләр аталды

  • Көмеш волонтерлар өчен «Йөрәкләр 18дә!» дип аталган күңелле спорт уеннары оештырылды

    Көмеш волонтерлар өчен «Йөрәкләр 18дә!» дип аталган күңелле спорт уеннары оештырылды

  • Райондашларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар

    Райондашларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар

    87 нче үзйөрешле артиллерия полкы командиры, полковник Сергей Михайлович Рыбалка балтачлыларга рәхмәт белдерде

    Көн темасы
  • 2027-2029 елларга социаль түләүләрне индексацияләүне расладылар

    2027-2029 елларга социаль түләүләрне индексацияләүне расладылар

    Үзгәрешләр күп балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларына да кагыла

    Көн темасы
  • Шубанда «Созвездие-Йолдызлык» концерты узачак

    Шубанда «Созвездие-Йолдызлык» концерты узачак

    Тамашачыларны төрле буыннарны берләштергән таныш композицияләр көтә

    Көн темасы
  • Балтачта урамнарны яктырту мәсьәләсенә зур игътибар бирелә

    Балтачта урамнарны яктырту мәсьәләсенә зур игътибар бирелә

    Быел Татарстанда җәяүлеләрне бәрдерүнең 37 очрагы булган, шуларның яртысыннан артыгы — тәүлекнең караңгы вакытында

    Көн темасы
  • Татарстанда ЗАГС хезмәтләре өчен «Гаилә» цифрлы ярдәмчесен эшләтеп җибәрделәр

    Татарстанда ЗАГС хезмәтләре өчен «Гаилә» цифрлы ярдәмчесен эшләтеп җибәрделәр

    «Гаилә» цифрлы ярдәмчесе тәүлек буе эшли

    Көн темасы
  • ❮ ❯

Короткие видео

  • Урман-Балтач

  • Изгелектә көчлебез

  • "Кызыл юл"да семинар узды

Район турында белешмә

Сез монда кирәкле мәгълүматны таба аласыз

Белешмәлек белән танышу

Район яңалыклары

  • 13:10

    Эдуард Нагуманов: Соцпакетка компенсация акчасына шешкә каршы препарат сатып алып булмый

  • 12:00

    Гөлзидә Газизуллинадан «Ләззәт» салаты рецепты

  • 10:22

    Республика яшьләре проектларына 1,7 миллион сумнан артык грант алды

  • 10:18

    Башкалада Татар китабы көне узачак

  • 10:11

    Табиблар пациентның бөтен корсак куышлыгын биләп алган бик сирәк шешне алган

  • 10:00

    Райондашларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар

  • 09:18

    Казанда иң югары түләнә торган һөнәрләр аталды

  • 08:00

    Көмеш волонтерлар өчен «Йөрәкләр 18дә!» дип аталган күңелле спорт уеннары оештырылды

  • 18:00

    Алты яшьлек баланың күрү сәләтен саклап калганнар

  • 16:00

    2027-2029 елларга социаль түләүләрне индексацияләүне расладылар

Барлык яңалыклар
  • Главная
  • Последние новости
  • Азьлане
  • Объявления
  • Видео
  • Труд
  • Төрле темалар
Безнең Яндекс Дзен каналына языл
Подписаться

© 2011 - 2026. Хезмәт. Все права защищены.

© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.

Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.

Наименование СМИ: Хезмәт

Сетевое издание зарегистрировано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
запись о регистрации СМИ
Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020

Главный редактор: Закиев Вакиф Мансурович

Адрес редакции: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Адрес учредителя: 420066, Россия, Республика Татарстан, Г.Казань, ул.Декабристов, д.2

Телефон редакции: (84368) 2-47-16

Адрес электронной почты редакции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru

Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»

ТАТМЕДИА

Телефон АО «ТАТМЕДИА»:
(843) 222 09 84

Герб Татарстана

При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа»

Антикоррупционная политика
АО «ТАТМЕДИА» использует «cookie» для персонализации сервисов и удобства пользователей сайтом.
Использование «cookie» можно отменить в настройках браузера.

Политика конфиденциальности

16+