Иршат Бариев «Ел казанышы-2021» конкурсында катнашты
Мәгариф

Иршат Бариев «Ел казанышы-2021» конкурсында катнашты

Казанда «Ел казанышы-2021» конкурсының бүләкләү тантанасы узган.

15 июнь көнне В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында ТР һөнәри белем бирү оешмаларының талантлы студентлары өчен “Ел казанышы - 2021" Республика премиясенең финалы узды.

Студентларны котларга дәрәҗәле кунаклар килгән, алар арасында Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да булган. Җиңүчеләр өчен бәйрәм концерты оештырылган.

«Татарстан Республикасы ел студенты – 2021» Гран-при» номинациясендә биш студент җиңүгә дәгъва кылган. Алар арасында райондашыбыз  -  Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы студенты Иршат Бариев та бар иде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Иршат Бариев

Нет комментариев