Бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасы космонавтика көнен бик үзенчәлекле итеп үткәрделәр.
Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өйләреннән төрле шлемнар ясап алып килеп, бакчада флешмоб оештырдылар. Шушындый ук күңелле чаралар башка төркемнәрдә дә үтте. Балалар бүген хыялда гына булса да үзләрен космонавт итеп тоеп карый алдылар.

Фото: автор
Нет комментариев