Чараның максаты – гаилә кыйммәтләрен ныгыту, балалар белән ата-аналар арасында элемтәне көчәйтү һәм бергә вакыт уздыру иде
13 март көнне "Факел" яшьләр клубында "Гаиләле аҗаган" исемле гаилә бәйрәме узды. Чарада Карадуган балалар бакчасының иң өлгер әти-әниләре һәм иң җитез балалары катнашты.
Бәйрәм программасы бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды: балалар өчен төрле уеннар, бәйгеләр, иҗади чаралар оештырылды. Әти-әниләр арасында да актив катнашу өчен конкурслар уздырылды, бу исә гаиләләрнең бердәмлеген һәм дуслыгын арттырды.
Чараның максаты – гаилә кыйммәтләрен ныгыту, балалар белән ата-аналар арасында элемтәне көчәйтү һәм бергә вакыт уздыру иде. Бәйрәм тәмамлангач, катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Нет комментариев