Әни, бала, тәрбияче - бүген бербөтен булдык (+фоторепортаж)
Мәгариф

Әни, бала, тәрбияче - бүген бербөтен булдык (+фоторепортаж)

Бүген бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган, милли рухтагы бик матур бәйрәм чарасы үткәрелде.

Татар теле һәм миллилек бүгенге бәйрәмебезнең төп юлдашчылары иде. Әниләр көненә багышланган чара балалар, тәрбиячеләр һәм әниләрне бербөтен итте. Әби-бабайларыбыз вакытыннан килгән гореф-гадәтләрне онытмау, балаларыбызга аларның кадерен бүгеннән үк аңлатып үстерү максатыннан уйналган уеннар, җырланган җырлар, биелгән биюләр бик күркәм килеп чыкты. "Яшерәм яулык",  "Чума үрдәк, чума каз", "Түбәтәй" уеннарын барлык әниләр дә бик кызыксынып уйнады.

Бәйрәмнең бик оста оештырылуында, әлбәттә, тәрбиячеләребезнең өлеше зур. Шуңа да аларга ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез. Безнең балаларыбызга биргән күңел җылыларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Сәламәтлек, шатлык-куанычлар белән һәрбер көнегез янәшә үтсен. 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


"Каенкай" әниләр көне

Нет комментариев