«Осталык серләре-гамәли сәнгать» конкурсы җиңүчесе кем?
Мәгариф

«Осталык серләре-гамәли сәнгать» конкурсы җиңүчесе кем?

Русланны, аның әти-әнисен әлеге җиңүе белән ихластан котлыйбыз

Карадуган балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчесе Руслан Мөҗипов Казан шәһәрендә узган «Осталык серләре-гамәли сәнгать» һәм кул эшләре иҗади конкурсының буләкләү тантанасында булып кайтты. Биредә аны җиңүе белән котлап «оста куллар» номинациясендә 1 урын дипломы белән бүләкләделәр.

Русланны, аның әти-әнисен әлеге җиңүе белән ихластан котлыйбыз. Алга таба да зур уңышларга ирешүен телибез.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


бәйге

Нет комментариев