Гөлфинур Зайнакованың проекты балаларга кечкенәдән туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән
Райондашыбыз, Балтач кызы Зайнакова Гөлфинур Исрафил кызы Татарстан Республикасы халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән проектларны тормышка ашыру өчен республика грант конкурсында җиңүче булды.
Гөлфинур Арча шәһәренең 10нчы балалар бакчасы тәрбиячесе. Аның проекты балаларга кечкенәдән туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.
Райондашыбызны ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
Нет комментариев