Көзге айлар безнең мәктәптә бәйрәмнәргә бик бай чор. Әле күптән түгел генә матур табыннар әзерләп, лаеклы ялда булган өлкәннәребезне кунакка чакырган идек.
Хәзер уңыш бәйрәмен уздырдык.Укучылар чарага тырышып әзерләнгәннәр.Берсеннән-берсе кызыклы чыгышлар ясадылар.Бәйрәмдә күмәк хуҗалыкның төп белгечләренең катнашуы ямь өстенә ямь булды. Радик Вәлиев хуҗалыкның быелгы уңышлары турында сөйләде.Инженер Ренас абыйлары балаларны хәзерге техника белән кызыксындырды, машина-трактор паркында әңгәмәне дәвам итәргә чакырды.Мондый эчтәлекле очрашудан соң күп кенә егет- кызларыбызда туган авылыбызда калып хезмәт итү теләге тугандыр дип уйлыйм мин.
Аннары пешекчеләребез әзерләгән тәмле ашлар, бәлешләр белән сыйландык.Менә шундый бәйрәмнәр үткәрергә булышканы өчен "Маяк" күмәк хуҗалыгына, аның җитәкчесе Хәлил Әгьләм улына без бик рәхмәтле.
Миңзифа Гарифуллина,
Шеңшеңәр мәктәбе
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев