Районыбызның Кариле авылында яшәүче хезмәт ветераны Газыйм Сабиров бүген 90 яшен билгеләп үтә.
Ветеранны юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов килде. Ул Россия Президенты В. Путинның Котлау хатын һәм бүләк тапшырды. Ветеранга Норма авыл җирлеге, Тимирязев исемендәге җәмгыять исеменнән дә истәлек бүләкләре тапшырылды.

Газыйм абый һәм аның тату гаиләсе хакында җьылы язма белән “Хезмәт” газетасының алдагы саннарында

Фото: автор
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев