Хәлимулла Галиуллинга 90 яшь
Мәрхәмәтлелек

Хәлимулла Галиуллинга 90 яшь

Бүген Курамьял авылында яшәүче Хәлимулла Галиуллин 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды

40 еллап туган колхозында эшләп чыккан мөхтәрәм хезмәт ветеранын район башлыгы Наил Сабирҗанов тәбрикләде, Рәсәй Президенты В.В.Путинның котлау хатын, район башлыгы Рамил Нотфуллинның Рәхмәт хатын тапшырды.

Озак еллар намуслы хезмәтен искә алып, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан да Рәхмәт хаты җибәргәннар. Авыл җирлеге, күмәк хуҗалыктан да котларга килгәннәр.

Хәлимулла аганың тормыш иптәше мәрхүмә инде, алар ике бала үстергәннәр.Улы Тәлгать үзе янында, кызы Дания Чепьяда яши. Юбилее белән котлап, бабайның оныклары да, оныкчыклары да килгән иде.

Фото: автор


өлкән юбилярлар

Нет комментариев