Яңгул авылында туып, биредә гомер итүче Әлфия апа Шәйхетдинова 90 яшьлек юбилеен каршы алды.
– 90 яшемә кадәр җитәрмен, дип һич уйламаган идем. Без бит бер кисәк икмәккә дә тилмереп үскән буын, Аллаһы Тәгалә гомернең озынын насыйп иткән күрәсең, –- ди юбиляр.

Балачагы, яшьлеге авыр елларга туры килсә дә, күңел көрлеген югалтмаган ветеран Россия Президентының Котлау хатын һәм Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллинның истәлекле бүләген шатланып кабул итте.

Гомер буе гадел, туры, намуслы булган Әлфия апа турында “Хезмәт” газетасының алдагы саннарында укый алачаксыз.

Фото: автор
Нет комментариев