Шәрифҗан Шәйхетдиновка  - 90 яшь (+фоторепортаж)
Мәрхәмәтлелек

Шәрифҗан Шәйхетдиновка - 90 яшь (+фоторепортаж)

Балтач җирлегендә гомер итүче Шәрифҗан Шәйхетдиновка бүген 90 яшь тулды.

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин,  социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов,  "Сорнай" җәмгыяте җитәкчесе Тәүфыйк Гыйләҗев  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлегеисеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев