Тәкъдиренә язылган булса...
Мәрхәмәтлелек

Тәкъдиренә язылган булса...

Иске Салавыч авылында туып-үскән, бүгенге көндә дә шул авылда яшәүче Мәрьям әби Идрисова гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аңа 95 яшь тулды.

Авылның иң өлкән кешеләреннән берсен юбилей белән котларга һәм ил башлыгы Владимир Путиннан килгән открытканы тапшырырга Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин, “Татарстан” җәмгыяте җитәкчесе Айнур Нотфуллин килде.

Ил-көннәргә лачын кебек уллар, уңган кызлар үстергән анага бу көнне һәркем сокланып карады.

Кунакларны рәхмәтләр укып озатып калды Мәрьям әби. Тәкъдиренә язылган булса, бер гасырлыгын бәйрәм итәргә дә көтәр әле ул аларны.

Язманың тулы варианты белән "Хезмәт" газетансының алдагы саннарында таныша аласыз.

Фото: автор

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


өлкән юбилярлар

Нет комментариев