Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөһим хәбәр

Мөһим хәбәр: “Кар чанасы“ операциясе бара

13 гыйнвардан 6 мартка кадәр республикада “Кар чанасы – 2020” профилактик операциясе үткәрелә.

Максаты – техниканың техник хәлен, хәрәкәт куркынычсызлыгын контрольдә тоту, тирә-як мохитне, юлларны саклау.

Кар чанасы - бик куәтле машина, аның тизлеге сәгатенә 100 км артып китәргә мөмкин. Ул югары дәрәҗәле куркыныч чыгынагы булып тора һәм йөрткәндә, эксплуатацияләгәндә махсус күнекмәләр булуын таләп итә. Техниканы теркәтергә, елга бер мәртәбә техник карау уздырырга кирәк. Кар чанасында йөрү өчен тракторчы-машина йөртүче таныклыгына ия булу зарур. Теркәлгән кар чаналарының саны елдан-ел арта бара. Операция барышында инженер-инспекторлар мототранспорт чараларының теркәлү кагыйдәләре үтәлешен, үзйөрешле машиналарның техник торышын, шулай ук аларны йөртү өчен кирәкле документларның булу-булмавын тикшерәләр.

 "Кар чанасы" профилактика операциясен уздыру вакытында дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары тарафыннан ачыклана торган төп бозуларның берсе булып билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән мототранспорт чараларын эксплуатацияләү тора. Күп кенә хуҗалар техниканы, күп вакыт ала дип, вакытында теркәтүне кирәк тапмыйлар. Ахыр чиктә, үзләрен административ җаваплылыкка тарткач, теркәлү процедурасын барыбер узарга туры килә. Ләкин бу очракта, гражданин салынган штрафларны да түләргә мәҗбүр була.
          Кар чанасын дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәтүе катлаулы түгел. Моның өчен хуҗасына яки аның вәкаләтле вәкиленә түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
- теркәлү (вакытлыча яшәү) урыны буенча дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә,
- техникага хокук билгели торган документларны һәм үзйөрешле машина паспортын тапшырырга,
- билгеләнгән тәртиптәге гаризаны тутырырга,
- дәүләт пошлинасын түләргә,
- кар чанасын номер агрегатларын чагыштыру өчен күрсәтергә.

Район дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге

фото: http://apastovo.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев