Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөһим хәбәр

Мөһим хәбәр: һөнәрле югалмас (+фоторепортаж)

"Фикердәш" ләр нинди генә чарага җыелса да, без очрашу көнебезне файдалы итеп үткәрергә тырышабыз. Бу юлы "Факел" яшүсмерләр клубына килүебез юкка гына булмады. Биредә төрле дәрес түгәрәгенә йөрүче мәктәп укучыларына, үзебезнең кул эшләребезне, тәмле ризыклар пешерүебезне мастер-класс аша күрсәттек. 

"Фикердәш" ләр бу чарага бик әзерләнеп килгән иде, үзләре яратып башкарган матур хезмәтен укучыларга сөйләп кына калмыйча, ничек эшлисен аңлатылар. Һәркемне игьтибар белән карап утырган укучылар, кызыксындырган сорауларына җавапта ишеттеләр.Кул эшләрен карап чыккач, татлы пешкән ризыклардан, өйдә әзерләнгән мармелад конфетыннан авыз иттеләр. Бар эшебезне күзәтеп утырган укучылар соңыннан һәрберебезнең билгеләнгән номерларыбызга үзләренә ошаган кул эшен бәяләп, сан астына тавыш биделәр. 
Бүгенге көндә кулыннан телефон төшмәгән укучыларның һөнәр дөньясына карашы югалмаганын күрдек без. 
" Ялкау кеше - ярты кеше, уңган кеше - алтын кеше " дигән мәкаль барлыгын искәртеп уздык. Киләчәктә һөнәр эшен белеп тору, аннан курыкмаска, кул эшен яратып яшәгән кешенең уңышка ирешеп, бәхетле булуы турында үз киңәшләребезне бирдек. Шушы чараны оештыруда булышкан " Факел " клубы хезмәткәре Илүзә Разыковада очрашу ахырында "Фикердәш" ләрнең мастер -класс күрсәтүләренең дәвамлы булуын теләп, соклану хисләрен белдереп, мактау кәгазе тапшырды.

Чулпан Габделганиева

Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев