Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөһим хәбәр

Сөенечле вакыйгалар

Сайлау көннәрендә районыбызның берничә җирлегендә тантаналы чаралар узды.

Арбор авылында спорт мәйданчыгы ачылды. Мәйданчыкны ачу тантанасында район башлыгы Рамил Нотфуллин, мөхтәрәм кунаклар, җирле җитәкчеләр катнашты. Яңа футбол капкасына беренче голны Рамил Рәшитович белән «Арбор» хуҗалыгы җитәкчесе Хәмит Баязитов кертте.

19 сентябрь көнне районыбызга ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев кайтты. Алар район башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергә район үзәк хастаханәсенең  яңартылганнан соң уңышлы гына эшләп килүче эндоскопик тикшеренүләр кабинетын карадылар. Биредә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән яңа төрле видеоэндоскопик аппаратлар-җиһазлар кайтарылды, әлеге җиһазларның ашказаны-эчәк авыруларын кисәтүгә, дәвалауга ярдәме бик зур. Видеоэндоскопик мөмкинлекләрне тормышка ашыру өчен көндезге дәвалау бүлегендә урын да булдырылды. Компьютер томографиясе бүлеге дә якын көннәрдә эшли башлаячак, «тиешле рөхсәт кәгазьләрен генә җыеп бетерәсе бар», ди районның баш табибы Газинур Дәүлиев. Әлеге файдалы гамәлләрнең барысы да «Халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтүне уңайлату» дигән милли проект кысаларында башкарыла.

Мөхтәрәм кунаклар Смәел авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылышында да катнашты.

– Республика программасы нигезендә әлеге сәламәтлек биналарының ачылуы буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Менә бүген Смәел авылында да яңа ФАП сафка басты. Иң мөһиме – ул халыкка тиешле хезмәт күрсәтсен. Шулай да бирегә авырып азрак килсәгез иде, – дигән теләкләрен ирештерде Сәламәтлек саклау министры.

Яңа ФАП барлык заманча таләпләргә туры китереп эшләнгән.

Символик кызыл тасма киселгәч, барысы да пунктның эченә үттеләр, андагы уңайлыкларны күреп, бик сөенделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ФАП ачылу спорт мәйданчыгы