Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда ковидка бәйле чикләүләрне бетерүгә бәйле карарны мартта кабул итәчәкләр

Республикада чикләүләр узган елның мартында кертелгән тәртиптә бетереләчәк.

Татарстанда коронавирус аркасында кертелгән кайбер чикләүләрне бетерү турында карарны киләсе айда кабул итәчәкләр.

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сөйләде.

«Февральдә мониторг ясыйбыз, шуңа күрә бу айда чикләүләрне бетерүне планлаштырмыйбыз. Әгәр вазгыять бүгенге кебек уңай булса, мартта чикләү чараларын бетерү турында мәсьәлә һичшиксез каралачак», — диде спикер

erid: 2VtzqwTSgT9

Марина Патяшина сөйләгәнчә, әлегә төнге клубларга эшләргә рөхсәт итүләре икеле, чөнки бу күңел ачу оешмалары белән Татарстанда яшәүчеләрнең беразы гына кызыксына һәм төнге клубларны ачуга ихтыяҗ зур түгел.

«Чикләү чараларын бетергәндә, аларны керткән вакыттагы тәртип буенча эш итәчәкбез. Яз көне чикләү чараларын кертүнең беренче, икенче һәм өченче этабы буенча федераль Роспотребнадзор хезмәтеннән методик киңәшләр булган иде. Чикләүләрне шул ук эзлеклелектә бетерүне максат итеп куябыз», — диде Татарстанның баш санитар табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус чикләүләр

erid: 2VtzqwTSgT9