Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлау-2024

Балтачта сайлауларны ТР сәламәтлек саклау министры күзәтә (фото)

Кичә алар район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин белән берлектә Балтач бистәсенең 1093, 1092 сайлау участокларындагы эш барышы белән танышты.

Кичә  районыбызда Россия Федерациясе Президентын сайлаулар башланып китте. Сайлаулар өч көн: 15, 16, 17 мартларда барачак.

Балтач районында 34 сайлау участогы эшли. Алар иртәнге сәгать 8 дә ишекләрен ачты.

Балтач  муниципаль районында узучы сайлаулар барышы белән танышу  өчен районыбызга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Мансур улы Миңнуллин килде.

Кичә алар район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин белән  берлектә Балтач бистәсенең 1093, 1092 сайлау участокларындагы эш барышы белән  таныштылар.

Бүген исә, сайлауларның  икенче көнендә, районыбызда ике урында - Балтач һәм Чепьяда узучы  ярминкәләр эшчәнлеге белән таныштылар. Министр ярминкәнең байлыгын, халыкка тәкъдим ителгән товарларның күп төрле һәм урыннарда эшнең оешкан төстә булуын билгеләп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлау-2024