1 декабрь – СПИДка каршы халыкара көрәш көне 
Сәламәтлек

1 декабрь – СПИДка каршы халыкара көрәш көне 

1 нче декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә

Россиядә ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны артканнан-арта бара. 
ВИЧ-инфекциясенә каршы көрәш дөнья берләшмәсенең өстенлекле мәсьәләсе булып кала. БМО Генераль ассамблеясе 2030 елга тотрыклы усешнең яңа максатларын кабул итте, аларның бер күрсәткече - 2030 елга ВИЧ-инфекция эпидемиясен туктату. Барлык илләр алдына чираттагы бурыч куелды - «90-90-90» күрсәткеченә барып җитү, ягъни 90% авыруларда ВИЧ-инфекциясен ачыклау, 90% авыруларны дәвалану белән тәэмин итү, шуның нәтиҗәсендә 90% дәваланучыларда вирус йөкләнешен билгесез дәрәҗәгә хәтле төшерү һәм йогышлану куркынычын киметү. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне – 1 декабрь ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


СПИДка каршы көрәш көне

Нет комментариев