Арбашта яңа ФАП ачылды (+фото)
Сәламәтлек

Арбашта яңа ФАП ачылды (+фото)

Бүген районыбызга эшлекле сәфәре белән ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков килде.

Иң беренче эш итеп ул Арбаш авылында яңа ФАПны ачты. Берничә ай эчендә төзелеп сафка баскан әлеге пункт 434 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Биредә инде 22 ел Венера Исмәгыйлева фельдшер булып эшли. Марат Наилевич арбашлыларга ныклы сәламәтлек теләп, ФАПның эшендә уңышлар теләде. 
 


Нет комментариев