Планлы рәвештә медицина ярдәме алу һәм планлы рәвештә хастаханәгә яту, хроник авыруларның диспансер тикшеренүе, Республика медицина учреждениеларына мөрәҗәгать итү вакытлыча чикләнелә.
30 марттан йогышлы яңа коронавирус инфекциясен (2019-nCoV) кертүгә һәм таратуга каршы тору чаралары максатында һәм Татарстан Республикасы Министрлар кабинетынын №234 карары нигезендә (30.03.2020ел) район үзәк хастаханәсенә, табиблык амбулаторияләренә, (диспансеризация һәм профилактик медицина тикшеренүе, балаларга һәм зурларга прививкалар, рецептлар яздыру, санаторийларга юллама алу, планлы рәвештә медицина ярдәме алу һәм планлы рәвештә хастаханәгә яту, хроник авыруларның диспансер тикшеренүе, Республика медицина учреждениеларына консультацияләр) мөрәҗәгать итү вакытлыча чикләнелә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев