Балтач үзәк хастаханәсендә бүген аноним ВИЧка анализ тапшырып була
Үзен тикшереп карарга теләүчеләр өчен бүген район үзәк хастаханәсендә аноним рәвештә ВИЧка анализ тапшырып була. Экспресс диагностика рәвешендә эшләнәчәк әлеге анализ ярдәмендә сез табиб яныннан ук үзегезнең сәламәтме, юкмы икәнегезне белеп кайтып китә аласыз. Ә инде район хастаханәсенә барырга теләмәүчеләр ЦЕНТР-СПИДка мөрәҗәгать итә ала. Казан шәһәрендә урнашкан әлеге үзәктә дә анализны аноним тапшырып булла.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев