Медицина күзәтүе астында булган пациентлар өчен Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә уңайлы шартлар тудырылган.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Diamond Princess лайнерыннан Татарстанның Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелгән барлык пациентларның да хәле яхшы. Профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Марат Гатауллин шулай дип белдерде.
Исегезгә төшерәбез, кичә Diamond Princess лайнерыннан Татарстанның Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә 8 пациент китерелде. Баш табиб белдерүенчә, бүген аларның хәле яхшы, температуралары нормада. Аларга көн саен лаборатор контроль үткәрелә.
Нет комментариев