Коронавирусның авыр узуына бәйле төп сәбәп билгеле
Сәламәтлек

Коронавирусның авыр узуына бәйле төп сәбәп билгеле

Өлкән буынны сакларга һәм һәрьяклап ярдәм итәргә кирәк, диде Михаил Мурашко.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе өлкән яшьтәге кешеләрдә һәр ун ел өстәлгән саен ике тапкыр диярлек авыррак узу куркынычы арта. Бу турыда Россия сәламәтлек саклау министры сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Без беренче чиратта коронавирус инфекциясен 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр авыр кичерүен күрәбез, 70 яшьтән өлкәнрәк һәм 80 яшьлек пациентлар өчен куркыныч һәр ун ел саен  ике тапкыр арта», — диде Мурашко журналистларга.

Өлкән буынны сакларга һәм һәрьяклап ярдәм итәргә кирәк, диде ул.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


коронавирус яңа таҗлы вирус ковид-19

Нет комментариев