Тагын 38 кеше короновирус йоктырган
Сәламәтлек

Тагын 38 кеше короновирус йоктырган

Татарстанда бүген COVID-19 белән зарарланган яңа 38 очрак расланган һәм барысы да элемтә юлы белән йоктырылган.

21 кеше хастаханәгә салынган, 17 кеше өйдә дәвалана. Барлыгы 18 июньгә Татарстанда 4078 COVID-19 очрагы теркәлгән, 2907 кеше инде терелгән, шул исәптән 33е - узган тәүлектә. Тагын 1159 кеше дәвалануын дәвам итә.

Саннарга күз салсак, 38 авыручының 27се өлкән буын вәкилләренә туры килә: 60яшьтән 70 яшькә кадәр -17, 50 яшьтән 60 яшькә кадәр - 6, 70тән 80 гә кадәр дүрт кше.  30 яшьтән 50 яшькә кадәр - 7 һәм 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 4 кешедә яңа таҗлы вирус табылган.

Казанда - 19, Яр Чаллыда - 9, Түбән Кама, Нурлатта - 2, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Минзәлә, Питрәч һәм Тукай районнарында берәр очрак расланаган.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


коронавирус яңа таҗлы вирус

Нет комментариев