Татарстан травматологы: Яшүсмерләр имгәнүдә кроссовкалар сәбәпче
Сәламәтлек

Татарстан травматологы: Яшүсмерләр имгәнүдә кроссовкалар сәбәпче

Табиб сүзләренә караганда, табан тотрыксыз булу сәбәпле, яшүсмерләр даими рәвештә егыла һәм сөякләрен сындыра.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Балалар кыш көне кроссовкаларда йөргәнгә күрә ешрак егыла һәм аяк сөякләрен сындыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология-ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков сөйләде.

«Безнең проблема – мода. Күрегез әле, яшьләребез нәрсә киеп йөри. Алар кроссовкалардан йөри. Ә бу силикон табанлы җәйге аяк киеме, тотрыксыз һәм бик тайгак. Яшүсмерләр инде берничә тапкыр тубык сөяге, умрау сөяге, кулбашлары сыну белән мөрәҗәгать итте. Барысы да кроссовкаларда йөгерә һәм таеп егыла», – дип белдерде балалар травматологы.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


травмалар имгәнү

Нет комментариев