Татарстанда ковидтан үлүчеләр саны 781гә җитте
Сәламәтлек

Татарстанда ковидтан үлүчеләр саны 781гә җитте

Узган тәүлектә республикада өч ир-ат һәм дүрт хатын-кыз ковидтан вафат булган.

Узган тәүлектә Татарстанда җиде кеше коронавирустан вафат булган. Шулай итеп, республикада барлыгы 781 кеше ковидтан үлде.

«Үлем сәбәпләре аутопсия нәтиҗәсендә расланды. Вирус идентификацияләнде», — дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Коронавирустан 1941, 1946 һәм 1953 елгы өч ир-ат, 1940, 1944, 1949 һәм 1971 елгы дүрт хатын-кыз вафат булган. 

Чыганак: ТИ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


коронавирус ковид-19

Нет комментариев