47 кешене хастаханәгә салганнар, 192 кеше өендә дәвалана.
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясен 239 кеше йоктырган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 3 кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
47 кешене хастаханәгә салганнар, 192 кеше өендә дәвалана.
Казанда — 155, Чаллыда 29 очрак теркәлгән. Алексеевск, Биектау, Алабуга районнарында — алтышар, Лаешта — дүрт, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Минзәлә, Тукай районнарында — өчәр, Аксубай, Арча, Яшел Үзән, Мамадыш, Питрәч районнарында — икешәр, Әгерҗе, Актаныш, Әлки, Буа, Югары Ослан, Мөслим, Спас, Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.
8 ноябрьгә Татарстанда ковидның 32 404 очрагы билгеле.
Чыганак: ТИ
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев