Татарстанда узган тәүлектә 52 кеше коронавирус йоктырган
Сәламәтлек

Татарстанда узган тәүлектә 52 кеше коронавирус йоктырган

Республикада 5,3 мең кеше табиблар күзәтүендә кала.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сүзләренчә, узган тәүлектә белгечләр 7,8 мең тест үткәргән. Татарстанда 5 348 кеше табиблар күзәтүендә, алар коронавирус белән авыручылар белән аралашкан яки үзләре авырый.

«Республикада 14 585 кеше (узган тәүлектә — 10 кеше) терелгән», — дип өстәде Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков.

Тулырак: ТИ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


коронавирус

Нет комментариев