Бер генә ай эшләп калган травматология пункты яңадан ковид госпитале булачак.
«Безнең гәҗит» баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов узган атна бармагын циркульгә тыгып яралаган. Дүшәмбе ул травматология үзәгендә уңышлы операция ясаткан. Тик аны һәм башка пациентларны инде чыгарганнар, чөнки республика травматология үзәге ябыла. Бер генә ай эшләп калган травматология пункты яңадан ковид госпитале булачак.
«Кулларыгызны саклагыз, ковидтан сакланыгыз! Исән-имин булыйк», - ди журналист Илфат Фәйзрахманов.
Чыганак: TATAR TODAY агентлыгы
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев