Узган тәүлектә Татарстанда 40 кешедә COVID-19 тбылган
Бүгенгә Татарстанда COVID-19инфекциясен йоктырган 40 кеше табиблар күзәтүе астына алынган. Кырык очракның берсе дә читтән кертелгән түгел. 8 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 32 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның яше бүгенгә түбәндәгечә: 30 яшьтән 50 яшькә кадәр 15, 50 яшьтән 60ка кадәр - 14, 60тан 70кә кадәр - 6, 70-80 яшьлек - 3 һәм 18яшьтән 30 яшькә кадәр ике кеше.
Авыручылар географиясенә күз салсак, Яр Чаллы һәм Түбән Камада вирус йоктыручылар кискен арткан: Яр Чаллыда - 12, Түбән Камада - 11, Казанда - 11, Тукай районында - 2, Азнакай, Әлмәт, Биектау, Лениногорск, Питрәчтә берәр кеше әлеге чирне йоктырган.
21 июньгә Татарстанда барлыгы 4192 COVID-19 очрагы теркәлгән. 3059 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 32се узган тәүлектә. Дәвалануга мохтаҗ 1121 кеше тәшкил итә.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев