Авыл шахматчылары һәм аз санлы шәһәрләр арасында Н.И.Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышланган шәхси-команда беренчелеге булып узды.
Гомуми зачетта Данил Закиров, Әмир Абдрахманов, Азат Хөрмәтуллин, Рамилә Шаһимәрдәновадан торган Балтач командасы 2нче урынны яулады.
Шәхси зачетта үз яшендәгеләр арасында Сәйдәш Камалов мөмкин булган 9 очкодан 9 очко җыеп, турнир чемпионы булып танылды. Азат Хөрмәтуллин, Рамилә Шаһимәрдәнова, Әмир Абдрахмановлар да матур нәтиҗәләргә ирештеләр.
Фото: https://pixabay.com/photos/checkmate-chess-resignation-1511866/
Нет комментариев