Сездә алар күзәтелмиме? Тикшереп карагыз.
В12 витамины җитешмәүче кешеләргә алты билге хас:
- анемия (хәлсезлек, битнең “кансыз”лыгы),
- даими баш әйләнү,
- куллар-аякларда чәнчеп тору тойгысы (покалывание),
- мускуллар хәлсезлеге, аларның авыртып торуы,
- нервлар зарарлану,
- күз алмаларының “пычрак” булуы (җиңелчә сары төскә керүе).
В12 – яшелчә-җимешләрдә булмаган бердәнбер витамин. Кеше аны терлекләрдән алынган, җитештерелгән ризыклардан гына алырга мөмкин: ит, балык, сөт ризыклары, йомырка.
В12 витамины җитмәү организмга җитди йогынты ясый, күп тайпылышларга, авыруларга китерә. Хәтта йөрәк өянәге һәм инсультка кадәр, дип яза Кызыл таң.
Фото: dolgo-jv.ru
Автор: Ләйсән Якупова
Нет комментариев