Яңа ел төнендә Казанда алты бала туган
Сәламәтлек

Яңа ел төнендә Казанда алты бала туган

Быел башкалада беренче булып кыз бала дөньяга килгән.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел төнендә Казанның бала тудыру йортларында алты сабый дөньяга аваз салган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2021 елның беренче төнендә башкалада биш малай һәм бер кыз туган.

Беренче булып, нәкъ төн уртасында 7нче шәһәр хастаханәсенең 1нче бала тудыру йортында кыз бала туа. Аның авырлыгы — 3 килограммга якын, ул — әти-әнисенең беренче баласы.

Фото: pixabay.com/ru

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


бала туган

Нет комментариев