Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

«Без илнең лаеклы гражданнары»

Алмаз ил сагына яңадан китте

Гөлсинә Харис кызы Сәлахова Балтач бистәсендә яши, Украинада барган махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәүче Алмазның әнисе. Алмаз ут эчендә йөрүче егет, инде контузия да алды, берничә мәртәбә яраланды.

Чечняда барган хәрби бәрелешләрдә катнашкан егетне мобилизация кысаларында беренче дулкында ук хәрби бурычын үтәргә алалар. Алмаз чираттагы ялына икенче мәртәбә кайтты. Ул әле да савыгып бетә алмый, шуңа да карамастан, ил сагына яңадан китте. Сайлауда да шунда катнаша.

Гөлсинә Харисовна 2021 елдан бирле социаль яклау бүлегендә эшли, техник хезмәткәр, әйләнә-тирәнең төзеклеге, чисталыгы өчен җаваплы кеше. Җәй буе чәчәкләр үстерә, сулар сибә, эш урыны территориясен чистартып тора. Эше физик көч сорый торган, җиңелләрдән түгел.

Гөлсинә ханым сайлауга үзмәшгуль булып эшләүче ире Ришат абый белән бергә бара. Икесе дә «лаеклы кандидатка тавыш бирәчәкбез, чөнки икебез дә илнең лаеклы гражданнары без», ди алар беравыздан. Улларыннан кала кызлары Гүзәл да бар, ул Казанның 7нче хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли.

Алмазның гаиләсе, 14 яшьлек Инсаф улы, 11 яшьлек Лилия исемле кызы бар. Балалар әтиләрен сагынып яшиләр. Алар дә батыр, курку белмәс әтиләре кебек булырлар, Ватан-анага файдалы балалар булып үсәрләр.

«Сайлауга без илләр тынычлансын иде инде, дип барабыз, — ди Гөлсинә ханым. — Бу афәтләр бетсен, Җиңү таңы җитсен дип катнашабыз. Балаларыбыз да сайлый. Илнең мөһим вакыйгаларында һәрчак активлык күрсәтәбез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия Федерациясе Президентын сайлаулар