Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 76 еллыгы

“Алимент түләү тыелган?..” – сорау-җавап

Ир-ат хатынын гыйддә вакытында гына тәэмин итәргә бурычлы, ә ул үткәч...

Сорау: Ирем белән аерылганнан соң, ул миңа алиментлар түләп бара. Әмма мин моны тыелган дип ишеттем. Балам була торып, миңа эшләргә рөхсәт ителәме?

Җавап:  Билгеле булганча, ир өстенә җефетен тәэмин итү йөкләнгән. Аерылышкан очракта исә ир-ат хатынын гыйддә вакытында гына тәэмин итәргә бурычлы, ә ул үткәч, бу бурыч аның өстеннән төшә. Динебез буенча, ир-ат элеккеге хатынын ул яңадан кияүгә чыкканчыга кадәр тәэмин итеп торырга тиеш түгел. Соравыгызда сез балагызны искә аласыз. Әгәр ул бала шушы ирегездән икән, аны матди яктан тәэмин итү тулысы белән элеккеге ирегезгә ята. Бу дин күзлегеннән дә, законыбыз буенча да шулай. Сез баланы караган, тәрбияләгән өчен дә ирегездән түләү хакы алырга хокуклы.

Шушы ярдәм сезгә көн күрергә җитәрлек икән, эшләмәсәгез дә мөмкин. Шуны да истә тотарга кирәк, хатын-кызның эшләвенә ниндидер киртәләр юк.

Ә Аллаһка яхшырак мәгълүм.

 

ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

«Шура» журналы, 2017 ел, №19

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия