Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Ак барс" капитаны үзенең тәртибе өчен тамашачылардан гафу үтенгән

"Ак барс" хоккей командасының капитаны Александр Свитов үзенең тәртибе өчен тамашачылардан гафу үтенгән.Бу хакта Казан клубының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Билгеле булганча, 31нчемай көнне Казанда ЮХИДи экипажы такси машинасын туктата. рульдә исә хоккейчы Ярослав Косов була. Аның аек булмавы ачыклана. Социаль челтәрләрдә исә машина эчендә утырган Косов белән аның янында басып төшкән команда капитаны Александр Свитовның фотосы пәйда булды. Бу фото бигрәк тә җанатарлар арасыенда фикер каршылыгы тудырды. "Комаанда капитаны исеменнән бу вакыйга һәм аннан соң булган хәлләр өчен гафу үтенәм. Исерек килеш рульгә утыру йөртүче генә түгел, тирә-яктагыларның да тормышын куркыныч астына куя. Ул көнне без чемпионлыкны билгеләп үтсәк тә, Ярослав рульгә утырырга, ә мин ДПС машинасы янында фотога төшәргә тиеш түгел идем. Командада мондый хәлләр кабатланмас дип вәгъдә итәм".

 

Ике көн элек Александр Свитовның "Ак барс" белән бер елга яңа килешү төзегәне мәгълүм булды.  

 

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей