Алинәбезгә күз тидеме әллә?
Алинә Заһитова Туринда узган Гран-при финалында күрсәтмә чыгышлардан баш тартты.
Алинә Заһитова медицина күрсәткечләре буенча Гран-при финалында күрсәтмә чыгышлардан төшеп калды. Бу хакта спортчы кыз фигуралы шуу буенча гала-кичә башланыр алдыннан хәбәр итте.
“Күрсәтмә чыгышларда катнаша алмавым бик кызганыч, чөнки кичә сикергәндә җайсыз егылдым. Әмма сезнең теләктәшлек белдерүегез күңелемне җылыта. Моның өчен зур рәхмәт”, — диде спортчы.
17 яшьлек Алинә Заһитова Туринда Гран-при сериясе финалында соңгы, алтынчы урынга калды. Кызганычка каршы, ирекле программа вакытында спортчы, ике аксель сикергәндә егылып, аягына зыян китерде.
Туринда узган Гран-при финалында Русия кызлары беренчелекне бирмәде: 16 яшьлек Алена Косторная җиңүче булды, 15 яшьлек Анна Щербакова көмеш медаль яулады, 15 яшьлек Александра Трусова өченче урынга чыктыдип яза Кызыл таң.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев