Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алып батырыбыз РСФСРның спорт остасы Рафис Насыйбуллин призына узган көрәш бәйгесе ниләр белән истә калды? (+фото)

Таң калырлык көрәш булды бу...

 “Мондый сокландыргыч көрәшне әле минем беренче күрүем, менә көрәш нинди була икән ул,”- дип сокланды Татарстанның  спорт остасы титулын алган, районыбызның спорт башлыгы Рөстәм Заһидуллин.

Чыннан да сокланырлык булды шул. Ну малай, Чуаш республикасының Россиягә данлыклы Шыгырдан егетләре килеп, бөтен көрәшчеләрне “шыгырдаттылар”. Борыннары бераз чөелгән көрәшчеләребез өчен аларның килүе зур сабак булды.

Аннан арчалыларның да иң куәтле егетләре белән бил алышу, егетләребезнең берникадәр тирен чыгарды.

Әле күптән түгел генә Сабадан зур дәрәҗәле ярыштан җиңү яулап кайткан Аяз Хәйретдинов белән Кукмарадан килгән Артур Ивановларның чемпион титулы өчен барган көрәше үзе бер хикмәтле тамашага әйләнде. Аннан абсолют батырны ачыклау өчен дә көрәшчеләребезгә дә, тамашачыбызга да хәйран  вакытны сарыф  итәргә туры килде.

Курмаладан “Челтәрләр” ширкәте вәкиле Алмаз Галиев куйган кыйммәтле шашлык пешерү җайланмасы  көрәшчеләребезгә  җиңел генә бирелмәде. Финалга чыккан, заманында Яңгулда Татарстанның атказанган спорт остасы Ранил Габдрахмановта шөгыльләнеп зур чыныгу алган Кукмара егете  Булат Яруллин белән гимназиядән шулай ук Татарстанның атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдиновта шөгыльләнүче Ранис Зариповлар көрәше  чын дәрәҗәсендә дөнья  чемпионатларын хәтерләтте.

Шыгырданнан килгән 40 килограмм үлчәү авырлыгында бил алышкан Илнур Яфизовның барлык көндәшләрен бары тик чистага салуы гына да тамашачыларыбыз өчен нинди зур бәйрәм булды.

Гомумән, истә калырлык мизгелләр бихисап булды быелгы 25 нче мәртәбә узучы алып батырыбыз РСФСРның спорт остасы Рафис Насыйбуллин призларына 2005 елда һәм аннан соңгы елларда туган яшьләребез арасындагы ярышларыбыз.

Аннан бу ярышларыбызның тагын бер үзенчәлеге шунда, ул безнең команда беренчелегенә узучы бердәнбер ярышыбыз булып калды. ШЛуның өчен дә Кубоклар өчен көрәш елдан-ел кискенләшеп бара, конкурентларыбыз арасында. Җиңүчеләребез дә ел да үзгәреп бара. Төп Кубокны быел Смәел көрәшчеләре алып китте. Икенче-өченче урыннарның Кубокларына Бөрбаш, Чепья егетләре лаек булды.

Шулай итеп, ярышларда катнашкан бар халык зур канәгатьләнү белән таралышты ярышларыбыздан. Сәбәпләре дә җитди бит... Күптән түгел генә капиталь төзекләндерүдән соң үз ишекләрен ачкан “Салавыч” спорткоплексы көрәш өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырган булса, Рафис яшьти һәм аның дуслары, уллары Рәмзил һәм Рушан, “Татарстан” хҗалыгы куйган саллы гына акчалата бүләкләр, Россия ярышларында гына бирелә торган медальләрне аскан яшь көрәшчеләребезнең сөенүен күрү - барыбыз өчен дә зур шатлык, бетмәс-төкәнмәс истәлекләр калдырды. Аларның бу изгелекләре үзләренә меңе белән кайтсын дигән теләктә калдык без.

Инде, 129 көрәшче арасында танылган көрәшчеләребез белән таныш булыйк.

30 кг.кадәр- Кәрим Мортазин/Кукмара/, Гадел Гыйззәтуллин/Смәел/, Әмир Аглиуллин/Арча/, Рамазан Гыйльмуллин/Яңгул/.36 кг.да- Аяз Фәйрахманов/Арча/, Кәрим Нәҗипов/Арча/, Ильяс Галиев/Яңгул/. 40 кг.да—Илнур Яфизов/Шыгырдан/, Даниф Маннапов/Салавыч/, Рәсүл Шәйхиев/Арбор/, Илназ Гарифуллин/Нөнәгәр/. 45 кг.да- Сөләйман Насыйбуллин/Бөрбаш/, Инсаф Вафин/Нөнәгәр/, Кәрим Гарифуллин/Норма/, Вилдан Юнысов/Шыгырдан/.50 кг.да- Фәһим Мөхәммәдиев/Смәел/, Илшат Купкенов/Шыгырдан/, И слам Йосыпов/Чепья/, Айтуган Хәбибрахманов/Арча/.55 кг.да- Рүзәл Гайфетдинов/Пыжмара/, Алмаз Камалов/Нөнәгәр/, Рүзәл Фәйзрахманов/Арча/,Сәйдәш Мостафин/Арбор/.60 кг.да- Ильяс Йосыпов/Чепья/, Айзат Апанов/Салавыч/, Нияз Шакиров/Арча/, Нурсил Шаһиәхмәтов/Смәел/.65 кг.да- Артур Иванов/Кукмара/, Аяз Хәйретдинов/Балтач/, Артур Муллагалиев/Чепья/, Әлфис Галимов/Бөрбаш/.70 кг.да- Ранис Зарипов/гимназия/, Данил Емелин/Смәел/, Руслан Ларин, Ислам Ситдыйков/икесе дә Арчадан/. 75 кг.да- Булат Туманов/Шыгырдан/, Бәхтияр Гарифуллин/Бөрбаш/, Алмаз Шәрифуллин/Смәел/, Айрат Фәхретдинов/Кукмара/.80 кг.да- Булат Яруллин/Кукмара/, Дияз Вәлиәхмәтов/Арча/, Юныс Әхмәдиев/Смәел/, Рамир Идиятуллин/Салавыч/.80 кг.нан югары үлчәүдә- Аяз Газизов/Кукмара/, Әмир Вәлиәхмәтов/Арча/, Кәрим Низамов/Арбор/, Булат Шакиров/Арча/.

Бу атнада тагын зур бәйге. Барыгызны да  24-25 декабрьдә “Балтач” универсаль спорт залында районыбыз башлыгы призына узучы бәйгедә көтеп калабыз. Рәхим итегез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш